23/02/2026
Бүген – Ватанны саклаучылар көне!

Бу көн батырлык, намус, җаваплылык һәм илебезгә тугрылыкны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм үзенең тарихында күп төрле үзгәрешләр кичерсә дә, һәрвакыт халыкның армиягә,🥷 дәүләтне саклаучыларга булган хөрмәтен чагылдыра.

Бу көнне без илебезнең иминлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган һәркемне котлыйбыз. Хәрби хезмәттә булганнарны гына түгел, ә үз көндәлек эшләре белән дә Ватаныбызга файда китерүчеләрне дә. Сезнең тырышлык, фидакарьлек һәм һөнәри осталыгыгыз илнең көчен һәм куәтен арттыра.

Сезгә нык сәламәтлек , гаилә бәхете һәм яңа казанышлар телибез! Һәрвакыт иминлек, тынычлык һәм уңышлар юлдаш булсын. Ватаныбыз алга таба да чәчәк атсын. Бәйрәм белән ир-егетләребез