05/06/2025
Корбан бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Сезне иң изге бәйрәмнәребезнең берсе – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Бу көннәрдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә якынаю, рухи ныгу, игелекле гамәлләр кылу мөмкинлегенә ия була. Корбан гаете – миһербанлык, шәфкатьлелек, якыннарга ярдәм итү, мохтаҗларга булышу кебек югары әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә.

Бу көнне һәрберебез күңелендә иман нурын арттырып, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга карата мәхәббәтебезне белдерергә тиеш. Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп, яшь буынга үрнәк булырга, гаиләләребездә татулыкны һәм бердәмлекне сакларга кирәк.

Корбан бәйрәме уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим. Кылган догаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә йортларыбызга иминлек, күңелләребезгә тынычлык иңдерсен. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!