07/05/2024
Кош гриппы – йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлын зарарлаучы, үлем куркынычы тудыручы кискен инфекцияле чир

Киек кошлар да кош гриппы кебек инфекцияле чирләрне таратучы булып торалар. Ризык эзләп су буена тукталган күчмә кошлар үзләреннән соң вирус калдыралар, ул туфракта һәм суда озак саклана. Ә бу территориядә йөргән йорт кошларының чир эләктереп кайтуы ихтимал.

Яз айларында күчмә кошлар кайту күңелле күренеш булса да, нәкъ шул чорда кош гриппы таралу куркынычы да арта. Кош гриппы  – йорт һәм күчмә кошларның ашкайнату, сулыш юлын зарарлаучы, үлем куркынычы тудыручы кискен инфекцияле чир. Алдан бирелгән план нигезендә  Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсе 120 проба синантроп, 30 проба йөзә торган кыргый кошларны тикшерергә тиеш.

Хәзерге вакытта районда хәл тотрыклы.

Тулырак: https://kukmor-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/diana-amaltdinova-kucma-koslar-kos-grippy-taralu-kurkynycy-tudyra