Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Сезне чын күңелдән олы бәйрәм — Ураза гаете белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде!
Гаиләләребезгә, җаннарыбызга
шушы бөек булган бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Мөбәрәк булсын бүгенге изге, олуг булган бәйрәмебез Ураза бәйрәме!
20/03/2026
Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллинның Ураза Гаете белән котлавы.