Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар барчагызны да, татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе булган, Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлыйм! Сабантуй бәйрәме — бик олугъ мәгънәле. Чөнки ул язгы басу эшләренең бетүен генә билгеләп калмыйча, татар халкының хезмәт сөючән, кунакчыл, киң күңелле һәм оста игенчеләр булуын да гәүдәләндерә. Татарлар, Рәсәйнең кай тарафында гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар. Сабан туенда борынгы гореф-гадәт, җыр-бию төрле йола һәм уеннар бер-берсе белән үрелеп бара. Быелгы Сабантуйлары да күңелләрдә бары матур хатирәләр калдыручы, шатлыклы булыр, алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам бирер дип ышанып каласы килә.