27/09/2024
Өлкәннәрне котладык

Өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара район ветеринария берләшмәсе коллективы, күп еллар ветеринария өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Бүләккә азык-төлек җыелмалары тапшырылды, котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.