01/10/2024
Рифат Кәримуллинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.

 

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алабыз.

Хөрмәтле өлкәннәребез, халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!