05/10/2024
Рифат Кәримуллиның укытучылар көне белән котлавы.

Хөрмәтле укытучылар! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләребезне, иң җылы хисләребезне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!