Котыру–үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы авыру. Чир, гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, бүре, күсе) тешләгәндә аларның вируслы селәгәйләре аша канга күчә. Аннан соң лимфатик төеннәр һәм кан тамырлары аша күчеп, баш миенең нерв күзәнәкләренә килеп җитә һәм аларны зарарлый.
Ничек ачыкларга?
Бу очракта тешләү булганлыгын һәм авыру хайваннарның төкереге яраланган тирегә эләгү-эләкмәвен ачыкларга кирәк. Авыруның төп билгеләренең берсе–судан курку хисе, су күргән очракта йоту мускулларында спазмалар башлану. Аэрофобия билгесе дә авыруга ишарә. Аннан соң төкерекнең авыз кырыеннан бертуктаусыз агып торуы да котыру авыруы билгесе булырга мөмкин.
Профилактика чаралары
Эт яисә төлке тешләгән очракта кешеләр яраны тиз арада кайнап чыккан җылы су белән юарга, аннан соң 70 процентлы спирт яисә йод эремәсе белән эшкәртергә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм вакцинация ясатырга тиешләр. Прививка тешләгәннән соң 14 көн эчендә ясаткан очракта гына үз нәтиҗәсен бирәчәк.
Шуны истә тотарга кирәк, чаралар күрелүгә дә карамастан, котыруны профилактикалау һәм аның белән көрәш — мөһим бурыч һәм җитди проблема булып кала. Бу чирне булдырмаунын төп чарасы — вакытында йорт хайваннарына вакцинация ясату!
Хәзер йорт хайваннары тотучыларның үзләренә ел саен вакцинация ясатуга игътибарлы булу кирәк. Бу яраткан йорт хайванының гомерен саклап калу, кешеләрнең зыян күрү куркынычын киметү өчен бик мөһим!