01/05/2026
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестәндә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен–табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.

Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйбыз. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен.

Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегездә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.

Ставьте👍, если следите за новостями!
Әгәр күзәтәсең икән, 👍 куй!