29/09/2026
Өлкәннәрне котладык

Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара район ветеринария берләшмәсе коллективы, күп еллар ветеринария өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Бүләккә азык-төлек җыелмалары тапшырылды, котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.