Тилчә — хайваннарда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
Тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә?
— Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны үтәргә, йогышсызландыру чараларын күрергә;
— мал абзарларын, анда керүче техниканы, терлек ризыгы саклый торган амбарларны даими йогышсызландырырга;
— терлек фермаларына сакны арттырырга, катгый санитар-ветеринария режимы булдырырга;
— хуҗалыкларны ябык типка күчерергә, маллар торган урынга чит кешеләр керүен тыярга, эшкәртелмәгән эш кораллары алып кермәскә;
— ветеринария белешмәсе булмаган урыннан ит һәм сөт ризыклары сатып алмаска;
— терлекләр яки кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итергә кирәк.
27/09/2024
Тилчә һәм аны кисәтү.